Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: Әдәбият 9 (cyr_) [119.html]
Әдәбият 9
А.Г. Яхин
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

Поэма традиция белән яңалыкны янәшә куеп язылган әсәр буларак кызыклы.

Биремнәр

1. Поэманы өлешләргә бүлеп, гадиләштереп күз алдына китерү бик мөһим. Тема үзгәргән саен, яңа өлешкә исем бирә барабыз да аннары, охшашларын гомумиләштереп, бергә кушабыз. Бүлүне болай башлыйбыз:

1.  Сәхипҗамалның матурлык дәрәҗәсе турында.

2.  Лирик геройның хисе турында.

3.  Сәхипҗамалның яман эш эшләү ихтималы...

Калган өлешләрен үзегез табыгыз. Охшаш эчтәлекләрен гому­миләштерегез.

2.  Вакыйгалар бәйләнешеннән поэманың темасын, идеясен табыгыз.

3.  Авторның лирик героена мөнәсәбәте турында сөйләгез.

4.  «Сәхипҗамалга» поэмасындагы һәм «Хисаметдин менла» әсәрендәге мулла образларын чагыштырыгыз. Бу әсәрләрнең охшаш якларын табыгыз.

5. Габделҗәббар Кандалый иҗаты белән Муса Акъегет иҗаты арасындагы уртаклыкны һәм аерманы табыгыз.

Нәтиҗә ясыйк. Габделҗәббар Кандалый да, чордаш әдипләре Мәүла Колый, Каюм Насыйри, Муса Акъегет, Гали Чокрый, Акмулла кебек, мәгърифәтче булган. Татар миллә­тенең үзаңын укымышлы муллалар ярдәмендә уятырга мөм­кин дигән фикердә торган. Мәгърифәтчелек карашын ул да, күпчелек әдипләр кебек, наданлыкны тәнкыйтьләп раслаган.

Габделҗәббар Кандалый бу чорда иң күренекле шагыйрь булган. Кешеләрнең мәхәббәт хисен ул дөньядагы иң зур матурлык дәрәҗәсенә күтәргән.  Хисләренең тирәнлеген, байлыгын сөйләп бирү өчен, берсеннән-берсе гүзәлрәк сурәтләр, ягымлы сүзләр, өр-яңа чагыштырулар таба алган.

—  Әя агач, яшең күпме?

Түгелгән җимешең күкме?

Миндәгедәй сагышың күпме? —

Диеп сорыйм ки алардан.

—  Ничә җимешләрең үсте?

Ничә яфракларың төште?

Ботакларың кемнәр кисте? —

 Диеп сорыйм ки алардан.

«Бу бәхетләр бетәр микән?» шигырендәге өзектә кабат ланып килүче сораулар, агачларга турыдан-туры эндәшү пауза, тыныч кына хикәяләү (Диеп сорыйм ки алардан) чи ратлашып килә. Бай интонация лирик герой сагышын бик куәтле итеп ача. «Ботакларың кемнәр кисте?» — дип, агачка теләктәшлек белдертеп эндәшкәндә, үз хәсрәтенең сәбәбенә дә ишарә ясый. Бик талантлы шагыйрьләр генә кеше хәсрәтендә дә матурлык күрә беләләр. Мәхәббәт хисләрен мәгърифәтче­лек идеяләре белән бәйләсә дә, Кандалый мәхәббәт матур­лыгын үзкыйммәткә ия булган матурлык итә алган. Бу — аның зур казанышы.

Габделҗәббар Кандалый — үзеннән-үзе көләргә курык­маган эчкерсез, киң күңелле әдип. Ул үзенең мәхәббәт хис­ләрен кешеләрдән яшерергә уйламый да. Киресенчә, кызларга язган хатларын кулъязма хәлендә башкаларга бирә. Башка­лар аларны күчереп алалар да тагын кулдан кулга өләшәләр. «Кыйтга» дип исемләнгән бүлекчәләрендә Кандалый үз әсәрләренең Өфегә, Казанга, Сембергә, Саратовка, Сарапулга, Самарага, Буага һәм башка шәһәрләргә таралуы турында яза. «Бу гыйшыклык бәетләрен олуглар укый уңгайда»,— ди. Шуңа күрә бу хатларның эчтәлеге автор һәм Сәхипҗамал, автор һәм Бәдига, автор һәм Фәрхи мөнәсәбәте белән генә чикләнми. Поэма-хатларында Кандалый, беренче чиратта, үзенең укучысы белән диалогка керә. Укучыларын истә тотып, үзенең лирик героена да, лирик герой яраткан кыз­ларга да бәя бирә. Автор буларак, лирик героеның мәхәб­бәтенә соклана һәм шул ук вакытта аңардан рәхәтләнеп көлә.


Артка | Эчтәлек | Алга

КАЗАН «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ, 2004



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^