Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: Әдәбият 9 (cyr_) [12.html]
Әдәбият 9
А.Г. Яхин
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

Кеше өметсез яши алмый. Ул элек тә матур киләчәк, бәхет көтеп тормыш иткән. Үзенең авыр тормышын илаһи өмет белән бизәгән яки могҗиза көткән.

Матур әдәбиятның борынгы үрнәкләре иҗат ителгән заманда, шулай итеп, бер-берсен баетып һәм бер-берсеннән шактый аерылып, ике фәлсәфә яшәгән.

«Алла боерса» сүзе һәркемнең авызында булган. Гасыр­ларны гасырлар алыштырган, ләкин бу сүзләр бер буыннан икенчесенә күчкәннәр, бүгенге көнгә дә килеп җиткәннәр. Бу сүзләрдә кешеләрнең, буыннарның, тарихи чорларның рухи халәте чагыла.

Күп очракта гадәткә кергәнгә генә әйтелә торган «Алла боерса» сүзе кешеләрнең хыянәтсез яклаучысы, киңәшчесе барлыгын исенә төшереп торган.

Сораулар һәм биремнәр

1.  Татарлар һәм болгарлар турында сөйләгез..      

2.  Үзәкләштерелгән дәүләт дидек. Нинди дәүләт ул?

3.  Бөек Болгар дәүләте феодаль дәүләт булган. Шуннан чыгып, шул замандагы Болгар дәүләтен күз алдыгызга китерегез.   

 4.  Без бит матур әдәбият өйрәнәбез. Шулай булгач, заман фәл­сәфәсе һәм тарихи шартлар белән танышуның нигә кирәге бар?

5.  «Алла боерса» сүзенең эчтәлеген аңлатыгыз.                 

                                                                                                         

                                          


Артка | Эчтәлек | Алга

КАЗАН «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ, 2004



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^