Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: Әдәбият 9 (cyr_) [122.html]
Әдәбият 9
А.Г. Яхин
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

Чү улдым, тик яман эш кыйлмасамчы.

Боның тик күп үкенгәй ул заманда,

Вәләкин ул үкенмәктә ни файда?

Бу дөньядин үтеп китмәкнең хале —

Сәфәрдин йортына кайтмак мисале.

Бәс аңладыңмы минем әйткәнемне?

«Бу дөнья Мәкәрҗә кебек» дигәнемне?

Бу дөньяда ни гамәлне кыйлырсың —

Кыямәттә җәзасыны күрерсең.

Әгәр изгелек итсәң дөньяда син,

Кыямәттә һәм изгелек күрерсең.

Әгәр бу дөньяда кыйлсаң яманлык,

Бәс ул көндә табарсың һәм яманлык.

Бу дөньяда әгәр син хаким улсаң,

Гаделлекне кыйла күр кадир улсаң.

Залимне хаким итмә халыкка, зинһар,

Сиңа оят китерер ул кыйлыр хар[1].

Аның белгән эше халыкка зыяндыр,

Зыяны һәм аның утдин ямандыр.

Әгәр бер кемсәнә асраса этне,

Һәмишә кыйлса аңа тәрбиятне,

Хуҗасы тәрбият кыйлса һәмишә,

Ул эт кыйлса усаллыкны пишә[2],

Чыгып торса ул эт һаман урамга,

Үтеп киткән кешеләрне таларга,

Өзеп алса кешеләрнең итәген,

Яки тешләсә аларның беләген,

Яки талап үтерсә ул кешене,

Һәмишә куймаса ул үз эшене,

Белеп торса хуҗа аның һәммәсен,

Дәфгы кыйлмаса[3] ул этнең бәласен,

Җавапны сорамаслар ул этдин,

Жавапны һәм алмаслар ул этдин.

Хуҗасына килер аның ояты,

Җавапны хуҗасыннан сорарлар,

Хурлау вә шелтәне аңа кыйлырлар.

Ушандук тәрбия кыйлсаң залимне,

Хаким кыйлсаң халыкка бер залимне,

Син аны тыймасаң яман холыкдин,

Аның золмын китәрмәсәң халыкдин,

Сиңа булыр ояты һәм сөале,

Кыямәттә гөнаһы һәм вәбалы[4].

            Залим исмен куярлар сиңа бик тиз,

Залим исмең үзеңдин соң калыр тиз.

Үлемнең вакыты килсә үкенерсең,

Үзеңнең һәм ни кыйлганыңны күрерсең.

Бәс ул вакыт үкенмәк лаек улмас,

һәм анда үкенүдән файда булмас.

Бәс имде түбәне хәзер кыйлаек,

Һәм Аллага гыйбадәтне кыйлаек.



[1] Хар — хурлык.

[2] Пишә — эш, шөгыль

[3] Дәфгы кыйлмаса — бетермәсә

[4] Вәбал — гөнаһ, язык.


Артка | Эчтәлек | Алга

КАЗАН «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ, 2004



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^