Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: Әдәбият 9 (cyr_) [13.html]
Әдәбият 9
А.Г. Яхин
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

  Кол Гали

Әдәбият тарихын башлангыч чорыннан өйрәнә башлыйбыз. Бу чорны кыскартып: «Борынгы әдәбият» дип тә, «Урта га­сыр әдәбияты» дип тә йөртәләр. Кызганычка каршы, төрле яулар вакытында, янгыннарда элекке заман кулъязмалары­ның күбесе юкка чыккан. «Кыйссаи Йосыф» — безнең көн­нәргә кадәр сакланган иң күләмле әсәр.

«Кыйсса» дип элек хикәягә әйткәннәр. Күп вакыйгалы тезмә әсәр булганга хәзер аны «поэма» дип тә йөртәләр. Кайбер кулъязмаларда әсәрнең исемен «Йосыф китабы», «Йосыф вә Зөләйха» дип тә куйганнар.

«Кыйссаи Йосыф» — борынгы заманнардан бирле татар халкының иң яратып укыган әсәре. Шуңа күрә аның татар әдәбияты үсешенә йогынтысы бик зур булган.

Кыйсса авторы Кол Гали турында мәгълүматлар бик аз. Ул чама белән 1183 елда Идел буенда туган. Күп укыган, күп сәяхәт иткән. Заманында иң белемле кешеләрнең берсе булган. 1236-1240 елларда монгол яулары Болгарга  һөҗүм  иткәндә вафат булган дип исәпләнә.

                                                         



Артка | Эчтәлек | Алга

КАЗАН «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ, 2004



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^