Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: Әдәбият 9 (cyr_) [14.html]
Әдәбият 9
А.Г. Яхин
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

ЙОСЫФ КЫЙССАСЫ

Әсәр бик озын. Кыскартылган урыннарның эчтәлеген сөйләп кенә үтәргә туры килә.

Кыйссаның кереше бар. Ул ике өлештән тора. Беренче­сендә Аллага һәм пәйгамбәрләргә мактау, олылау сүзләре әйтелә. Икенчесендә автор үзен «зәгыйфь кол» дип, ягъни Алла колы дип атый һәм Алладан китабын язар өчен көч, илһам сорый. Монда безнең өчен бик әһәмиятле строфа бар:

 

            Мин зәгыйфьне хикмәт таба син юнәлдер,

Киңәш-хикмәт сөйләмәгә илһамландыр,

Күкрәгемдә ярдәм итү шәмен яндыр,—

Ниятемне нурың белән балкыт имди.

Куәт бир син хикмәт юлыннан барырга,

            Гакыллы колларның күңелен баетырга.

«Хикмәт» дип элек иҗат эшенә әйткәннәр. Хикмәткә әйләнү өчен, җөмлә гадәти сөйләм җөмләләренә охшамаска тиеш булган. Хикмәт итеп сөйләгән вакыйга гадәти тормыш вакыйгасыннан үзгә булганда гына хикмәткә әйләнгән.

Бу юлларда кыйсса авторы поэмасының ниятен ачыклый. Ниятем — кешеләрнең күңелен баету, ди. Ничек итеп бае­туын да әйтә: акыллы кешеләргә киңәш белән ярдәм итеп баетырга ниятлим, ди.

Поэма авторы әйткән бу изге ниятне борынгы әдәбиятның барлык әсәрләре өчен хас максат итеп исәпли алабыз.

Үзен Алла колы дип санаган Кол Гали кешеләргә нинди акыллы киңәшләр бирә? Күңелләрен нинди изге хисләр белән баета? Бу сорауларга әсәрне бик җентекләп укып, анализ ясаганнан соң гына җавап биреп була.

I    фасыл

Йосыфның төше

Ыру башлыгы Йагъкубның унике улы бар. Йосыф — шуларның иң кечесе. Ибне-Йәмин белән Йосыф — бер ана балалары. Ләкин Йагъкубның яшь хатыны Рәхилә үлгән. Йосыф белән туганы ятим калганнар. Унбер яшьтә Йосыф төш күрә.

«Нурлы кояш, тулган ай һәм унбер йолдыз

Шул төшемдә сәҗдә кылды миңа төп-төз,

 Бу төшемне шулай күрдем, һичбер шиксез,—

Йә, әткәем, шул төшемне юра имди».

Йагъкуб шунда юрап бирде аның төшен:

 «Булыр,— диде,— бәхетле һәм котлы эшең,

 Хуҗабыздан[1]   ярдәм иңәр синең өчен,—

 Сиңа хөрмәт һәм бөеклек килер имди.

Пәйгамбәрлек-нәбилек син алачаксың,

Һәм мәмләкәт иясе син булачаксың,

Рәхәт, шатлык, сөенечләр табачаксың,—

Бу төшеңдә бөек бәхет күрнер имди».

Йагъкуб Йосыфка монда ишеткәннәрен сер итеп сакларга куша. Ләкин боларның сүзен картның үги кызы ишетеп торган икән. Йагъкуб сүзләрен ул кардәшләренә ирештерә. Кардәшләр шунда



[1] Хуҗа — Алла.

_____________________________


Артка | Эчтәлек | Алга

КАЗАН «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ, 2004



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^