Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: Әдәбият 9 (cyr_) [144.html]
Әдәбият 9
А.Г. Яхин
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

омтылды. Бу чорда иҗат ителгән әсәрләрдәге вакыйга­ларда автор турыдан-туры үзе катнашты яисә фикерләрең уңай герое авызыннан әйттерде. Шуңа күрә әсәрләрнең төзе­леше бик гади, беркатлы һәм бер-берсенә шактый охшый. Мәүла Колый, Утыз Имәни шигырьләрен исегезгә төшерегез. Шагыйрьләр икесе дә укучыларын яхшы, әдәпле, сабыр бу­лырга үгетлиләр. Яхшы кеше булуның төп шарты — дингә тугрылыклы булу, диләр. Акмулла, Каюм Насыйри, Кандалый да үзләренең укучыларын яхшы, әдәпле булырга өйрәтә­ләр. Ләкин моңа ирешү өчен кешенең белемле булуы шарт дип исәплиләр.

Мәгърифәтбу чорда иҗат иткән әдипләр өчен максат түгел, намуслы, игелекле, шәфкатьле булу чарасы.

Бу чорда рус мәдәнияте бик нык алга китә. Пушкин, Лер­монтов, Гоголь, Островский, Достоевский кебек әдипләр бөтен дөньяга танылалар. Татар язучылары, ашыга-ашыга, рус әдәбиятын өйрәнә башлыйлар.

Татар язучылары рус матбугаты аша чит илләрдә промыш­ленность һәм авыл хуҗалыгының алга китүе, андагы халык­ларның үз ирекләрен яулап көрәшүләре турында да белешмә алалар. Татар әдипләре үз халкының мескенлеген, ярлылыгын шул илләрдәге тормыш дәрәҗәсе белән чагыштырып карыйлар да уйга баталар. Татар халкын да шул дәрәҗәгә җиткерү хыялы белән яна башлыйлар. Моның өчен татар халкын йокысыннан уятырга, кызыксындырырга кирәк дигән нәтиҗәгә киләләр. Кешеләрне белемле, алдынгы карашлы яшьләр генә уята һәм һөнәр белән кызыксындыра алалар дип исәплиләр. Бу алдынгы карашка (прогресска) «тәрәккый пәрвәр» дип исем бирәләр һәм шуңа ирешү өчен үзләренчә көрәшә башлыйлар.

Мәгърифәт — татар әдәбияты өчен прогресска ирешү чарасы да иде.

Бу чор әдәбиятының идеалы шуның өчен намуслы, иге­лекле, белемгә һәм үз хезмәте белән баерга омтылучы актив кеше булды.

Укымышлы, эшлекле, алдынгы карашлы кешеләр үсеп чыксын өчен шартлар кирәк иде. Ләкин власть башында утырган түрәләр — иске карашлы муллалар, байлар — үзлә­ренә уңайлы, күнегелгән тормыш тәртипләрен үзгәртергә телә­миләр. Алар үзләре урынына акыллы, эшчән кешеләр килүен  яхшы аңлыйлар. Шуның өчен язучылар, дәррәү кубып, иске карашлы түрәләрне тәнкыйтьләргә керешәләр. Тора-бара бу тәнкыйть юмор-сатирага әйләнә башлый. Габделҗәббар Кандалый әсәрләрендә инде без аның халык авыз иҗаты әсәр­ләре белән тиңләшерлек үрнәкләрен күрә алабыз.

Юмор-сатира әсәрләренең барлыкка килүе бу чор әдәбия­тының зур казанышы булды.

1800 елда беренче татар типографиясе ачыла. Тора-бара Казанда әдәби әсәрләрне меңәр данә баса башлыйлар. Шул рәвешле татар әдәбияты җәмгыятькә тәэсир итәрлек дәһшәтле

көчкә әверелә.

Беренче татар романы — Заһир Бигиевның «Өлүф[1], яки Гүзәл кыз Хәдичә»се һәм беренче татар пьесасы «Комедия Чистайда» (авторы билгесез) русчадан тәрҗемә ителәләр. Ләкин бераздан Заһир Бигиев «Гөнаһы кәбаир» («Зур гөнаһ­лар»), «Катилә», «Мөртәт» исемле романнар яза. Соңгылары татар тормышындагы бозыклыкларны тәнкыйтьләгән беренче татар романнары булалар.

Тиздән Габдрахман Ильясиның «Бичара кыз» һәм Фатих Халидиның «Рәдде бичара кыз»[2] пьесалары языла. Пьесалар әле сәнгать ягыннан бик йомшак булалар. Ләкин бу роман­нарда һәм пьесаларда персонажларның кичерешләрен тасвир­лауга омтылыш сизелә. Габдрахман Ильяси һәм Фатих Халиди пьесалары драматург Галиәсгар Камалны «Бәхетсез егет» драмасын язарга рухландыралар. Соңрак Идрис Багданов «Помада мәсьәләсе»ндә «Мәкәрҗә бәете»ндә күтәрелгән иҗ­тимагый теманы дәвам итә. Бәет авторы рус түрәләренең явызлыгын фаш итсә, Багданов татар түрәләренең надан­лыгыннан, ахмаклыгыннан, ялагайлыгыннан көлә.

Әсәр эчтәлегендә иҗтимагый теманың чагылышы чор әдәбиятының тагын бер казанышы иде.



[1] Өлүф — меңнәр.

[2]   Рәдде бичара кыз— бичара кызга каршы.


Артка | Эчтәлек | Алга

КАЗАН «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ, 2004



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^