Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: Әдәбият 9 (cyr_) [145.html]
Әдәбият 9
А.Г. Яхин
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

XX ЙӨЗ БАШЫ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ

Татарлар, рус империясе эчендә язмышларына буйсынып, бер көйгә көн күрәләр: иген үстерәләр, эшкуарлар, империя тыюына карамастан, завод-фабрикалар төзиләр, сәүдә итәләр. Алдынгы фикерле укымышлылар китап бастыру артыннан йөриләр. Әдипләр пассивлыкта гаепләгән халык, белем алуга килгәндә, өлгерлек күрсәтә — мәдрәсәләр ача. Татар халкы бе­лемле кешене элек-электән ихтирам иткән. Шуңа күрә без­нең бабайлар барысы да диярлек укый-яза белгәннәр. Бу як­тан татарлар күршеләрен дә уздырганнар.

Шулай бер җай белән яшәп ятканда, тарих үзенең хол­кын күрсәтә: аптырап калган кешеләр башына берсеннән-берсе хәтәррәк вакыйгалар яудырырга керешә. 1904 елда Россия Япония белән сугыша. Тагын бер елдан бөтен тормыш­ны тетрәткән, йөрәкләрне ярсыткан революция була. Аннары, кара болыт каплагандай, караңгы реакция еллары тезелеп китә. 1914 елда бөтендөнья сугышы башлана. Ә тагын өч ел­дан Февраль революциясе кузгала. Патша төшерелә.

Татарлар бу вакыйгаларның барысында да катнашалар. Сугышлар халыкка хәсрәт, ачлык китерә, революцияләр ке­шеләр күңелендә азатлык өмете уята.

1905 елгы революция илгә азмы-күпме ирек алып килә. Халык күңелен җилкеткән вакыйгаларның берсе шул була. Татар китаплары күпләп басыла башлый, газета-журналлар саны артканнан-арта бара. Цензураның йомшаруы кешеләргә үз фикерләрен яшермичә әйтергә һәм язарга мөмкинлек ача.

Әдипләр әсәрләрендә халык мәнфәгатьләрен чагылды­ралар. Ләкин шул ук вакытта халыкка үз фикерләре белән дә тәэсир итәләр. Шуңа күрә бу елларда татарлар арасында демократик карашлар көчәя.

Демократия дип ил белән халык идарә итүгә әйтәләр.

Бу елларда безнең бабайлар, рус дәүләтеннән аерылып, мөстәкыйль дәүләт төзү турында хыялланмыйлар да әле. Өметләре бер генә: Думага (парламентка) татарларны да сайлап, илне идарә итүдә катнашу. Шулай иткәндә, татарлар да, кеше рәтенә кереп, ниндидер хокук алачаклар дигән ыша­ныч көчле була. Чыннан да, Думага татар вәкилләрен дә сай­лау үзе бер зур бәйрәмгә әйләнә. Күңелләрнең ерак бер поч­магында посып яткан милли горурлык хисе кабат кабынып

китә.

Демократия — шулай ук шәхси ирек, сүз иреге, гадел законнарга буйсынып яшәү дигән сүз.

Азатлык, шәхси ирек, сүз иреге татарларда милли горур­лык хисенә төренә. Шулай итеп, изге максатка — матур­лыкка әйләнә. Борынгы бабайларның бай мирасы — милли горурлыкларын кабат кайтару теләге шулкадәр көчле була, азатлык өчен көрәш әдипләрнең язмышына, яшәү мәгънәсенә әйләнә.

Реакция еллары халыкның матур хыялларын челпәрәмә китерә, сугыш; еллары бөлгенлеккә төшерә. Бу хәл, әлбәттә, татар язучыларын бәхетсез итә. Ләкин азатлык хыялы, бер тышка бәреп чыккач, күңелләрдәге тар почмакларга кире кереп урнаша алмый. Тарих үзе бүләк итеп тә кабат тартып алган өмет яшәргә, күңелләрдә генә булса да дөрләп янарга тиеш була. Бу елларда әдипләр азатлык матурлыгыннан хыялый яңа дөнья коралар. Үзләрен шул күңел дөньясында ирекле, бәхетле кешеләр итеп тоялар, шул рәвешле булса да, укучылары күңелендәге ирек ялкынын сүндерми торалар. Бу чорда әдәбиятта туган романтизмның үзенчәлеге шуннан

гыйбарәт.

Әдипләр уенча азатлык көрәшсез бирелми, моның өчен кешеләр аңлы булырга, укырга, өйрәнергә тиешләр. Мәгъ­рифәтчелек карашы, азатлык максатына буйсынып, яңа эчтәлек ала һәм XX йөз башы әдәбиятында да дәвам итә.

XX йөз башы, әдәбият үсешен күрү өчен, бик аз вакыт. Ләкин шул егерме ел эчендә татар әдәбияты бик зур тизлек белән үсеп китә. Бу еллар Г. Тукай, Г. Исхакый, Ф. Әмирхан, Г. Камал, Ш. Камал, Г. Ибраһимов, М. Фәйзи, Дәрдемәнд, С. Рәмиев, И. Багданов кебек, татарларның милли горурлыгы, мактанычы булган талантлы әдипләрне бирә. Әдәбият башка бер чорында да бу кадәр талант ияләрен тудыра алмады. Ту­кайлар буыны әдипләре татар әдәбиятын югары дәрәҗәгә кү­тәрделәр.


Артка | Эчтәлек | Алга

КАЗАН «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ, 2004



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^