Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: Әдәбият 9 (cyr_) [146.html]
Әдәбият 9
А.Г. Яхин
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

Габдулла Тукай элекке Казан өязе Мәңгәр волосте Кушла­выч авылында туа. Әтисе Мөхәммәтгариф (шул авылның мулласы) улына дүрт яшь тулганда дөнья куя. Озакламый әнисе Мәмдүдә дә үлеп китә. Габдулла ятим кала. Бала ча­гында башыннан үткәннәрне шагыйрь сез бишенче сыйныфта өйрәнгән «Исемдә калганнар» әсәрендә яза. Хәтерегезгә төше­регез, нәни Габдулланы Печән базарыннан Казандагы Яңа бистә һөнәрчесе Мөхәммәтвәли белән Газизә өенә алып кай­тып тәрбиялиләр. Кырлайда ул Сәгъди абзый гаиләсендә яши.

Кырлай турында Тукай аеруча бер җылылык белән яза. Монда ул эшкә өйрәнә, дөньяны танып белә башлый, мәд­рәсәгә укырга керә. Аннары Габдулланы атасының сеңлесе Газизә үз янына Уральск шәһәренә алдыра. Булачак шагыйрь шәһәрдә укуын дәвам иттерә, бер үк вакытта рус сыйныфына да йөри. 1905 елгы революциядән соң искечә (кадимчә) укы тыла торган мәдрәсәләргә дә яңалыклар үтеп керә башлый. Габдулла дөньяви фәннәр белән таныша, гарәпчә, фарсыча сөйләшергә өйрәнә. Укуын дәвам иткән хәлдә, рус телендә чыга торган «Уралец» газетасында өйрәнчек хәреф җыючы булып эшли. Уральскида татарча «Фикер», «Әлгасрел-җәдит» газеталары һәм «Уклар» исемле сатирик журнал чыга баш­лагач, Тукай эшләргә шунда күчә: хәреф җыючы, корректор (хата төзәтүче) вазифаларын башкара, бу газеталарның һәм журналның иң актив авторы була.

1907 елда шагыйрь тормышында кискен борылыш була. Бу елда Габдулла Тукай мәдрәсәне ташлый. Ул эшләгән газета һәм журналлар башка хуҗа кулына эләккәннән соң таркалалар. Шагыйрь эшсез кала. Габдулла Уральскидан Казанга кайта. Монда ул Фатих Әмирхан белән очраша. Ике зур әдип уртак телне тиз табалар. Кирәгеннән артык оялчан, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә мохтаҗ Тукай өчен төпле, акыл­лы, сабыр холыклы, игелекле Фатих Әмирхан дус, туган, киңәшче була. Башта шагыйрь Фатих Әмирхан чыгарган «Әльислах» газетасында эшли. Бер үк вакытта «Китап» нәш­риятына экспедитор булып эшкә керә.

Тагын бер елдан Габдулла Тукай белән Галиәсгар Камал «Яшен» исемле сатирик журнал чыгара башлыйлар. Ләкин усал телле, кыю фикерле журналлар реакция елларында озак яши алмыйлар. Журнал ябыла. Шагыйрь аптырап калмый, шунда ук фикердәшләре белән киңәшеп, «Ялт-йолт» исемле башка сатирик журнал чыгара башлыйлар. Бу журналда ул гомеренең соңгы көннәренә кадәр эшли.

Габдулла Тукай үпкә авыруыннан үлә. Аңа нибары егерме җиде яшь була. Язмышы саранланган — иҗаты өчен ша­гыйрьгә 7—8 ел гына өлеш чыгарган. Ләкин Тукай шул берничә ел арасында да дүрт томга сыярлык әсәрләр язарга өлгергән. Шул ук елларда әле ул төрле эшләрдә, хәтта икешәр урында эшләгән. Астраханьга, Уфага, Петербургка, Троицкига барып кайтырга өлгергән.

Тукай гомере буена сәламәтлеккә туймаган. Аның даими бер торыр урыны да, гаиләсе дә, мөлкәте дә, якын туганнары да булмаган.

Шундый шартларда мондый күләмдә эш башкару өчен бик зур ихтыяр көче кирәк. Сәламәтлеге какшаса да, Тукай бик көчле кеше булган.

Шагыйрь зурлауларны, мактауны, төрле шау-шуларны, гомумән, үзенә игътибар итүне яратмаган. Замандашлары аның турында: бик оялчан, тыйнак кеше иде, дип язалар. Оялчан,


Артка | Эчтәлек | Алга

КАЗАН «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ, 2004



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^