Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: Әдәбият 9 (cyr_) [2.html]
Әдәбият 9
А.Г. Яхин
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

                                                 Кереш

 Быел сез әдәбият тарихын өйрәнә башлаячаксыз. Тарих дип үткән заман агышына һәм шул заманда булган әһә­миятле вакыйгаларга әйтәләр.

            Вакыт үтә. Буыннарны башка буын алмаштыра. Хуҗа­лары белән бергә аларның күңел дөньялары да юкка чыга. Яңа буын кешеләре күңеленнән тарихның башка вакый­галары үтә. Бу вакыйгалар, үз чиратында, шулай ук күңел­ләрдә үз дөньяларын тудыралар. Ләкин алдагы буын кеше­ләре кичергән кичерешләр байлыгы тарихның үз вакыйга­лары кебек үк югалмыйлар. Алар җырлар, дастаннар булып халык күңелендә сакланалар. Бу байлыкны әдипләребез бар­лап, җыеп, үзләреннән дә хисләр өстәп, кәгазьдә теркәп калды­ралар. Буыннарның эчке дөньялары шулай ялгана.

 Матур әдәбият кешеләргә бүтәннәрнең мәхәббәтен, өмет­ләрен, теләкләрен, хәсрәт-шатлыкларын үз мәхәббәте, үз өметләре, теләкләре, хәсрәт-шатлыклары итеп кичерергә өйрә­тә. Шулай итеп, матур әдәбият укучылар башкалар хисе белән яшәп алалар. Шул рәвешле, үзләренең хис байлыкларын тулы­ландыралар. Башкаларның хәленә керергә өйрәнәләр.

 Хисләр искермиләр. Тарихның бер чорыннан икенчесенә күчеп яңара, тулылана гына баралар. Алдагы буыннар хис дәрәҗәсен хәзерге укучы да үз хисләре, үз кичерешләре итеп кабул итә. Әдәбият тарихының төп үзенчәлеге шуннан гыйбарәт.

 Хәтердә калдырыйк: матур әдәбият тарихы тарихи вакыйгаларның кеше күңелендә үз теләкләре, ихты­яҗлары, хисләре, бәяләре рәвешендә яшәве ул. Әдәбият тари­хы шуның белән бергә әдәби алымнар үсеше дә.

Әдәби әсәрләрдә һәм әдәби төрләрдә даими алымнар барлыгын белдек. Язучылар үзләренә кулай алымнарны шул даими алымнар эченнән сайлап алалар, нидер өстиләр, шул рәвешле үзләренә генә хас стиль тудыралар.

 Бу алымнарны әдипләр гасырлар буе иҗат иткәннәр. Әдәбият, шулай итеп, үзенең эчтәлеген һәм алымнарын баета-баета үскән. Заманалар алмашу сәбәпле, әдәбият та эчтәлеген үзгәртергә тиеш булган. Яңа эчтәлек яңа алым­нар белән генә табыла алган. Әдипләр, тормышның тирән катламнарына үтеп керү өчен, сәнгать алымнарын камилләштергәннән-камилләштерә барырга мәҗбүр булганнар, аеруча сәләтлеләре яңаларын эзләгәннәр. Бу байлык югал­маган, буыннан буынга күчә барган һәм милли байлыкка әйләнгән. Язучылар әдәбият хәзинәсендәге җәүһәрләрне үзлә­ренеке белән алмаштырмаганнар, аларга башкаларын өсти торганнар.

 9 нчы сыйныфтан башлап сез шул байлыкны өйрәнәчәк­сез. Әдәбият тарихындагы җәүһәрләр аерым-аерым караганда да матурлар. Әмма аларның чын асылы барын бергә җыеп караганда гына ачыла. Алар, бер-берсенә нур чәчеп, үзләрендәге яңадан-яңа төсләрне яктырталар. Безне әнә шул нурлар язучыларның иҗатлары һәм чорлар арасындагы бәйләнешләр кызыксындыра.

            Моңа кадәр сез әсәр эчендәге, әдәби төр эчендәге һәм аерым язучы әсәрләре арасындагы бәйләнешләрне өйрәндегез.Чор эчендәге бәйләнешләр аларның барын да үзенә җыеп ала, гомумиләштерә. Шуңа күрә, әдәбиятның бөтен бер чорына анализ ясаганда, өстәмә алымнардан файдаланырга туры

килә.

 Быел сез татар әдәбиятының борынгыдан башлап Октябрь революциясенә кадәрге үсешен өйрәнәчәксез. Ә 10—11 нче сыйныфларда әдәбият үсешенең башка чорлары белән таны­шырсыз.


Артка | Эчтәлек | Алга

КАЗАН «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ, 2004



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^