Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: Әдәбият 9 (cyr_) [200.html]
Әдәбият 9
А.Г. Яхин
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

үтми, мөәзиннәр төркеменә яхшатлы булып, Салихлар төркемен хурлый. Икейөзлелек — Муса мирза өчен дәрәҗәгә ирешүнең мөһим чарасы.

Шәриф байның нияте изге. Ул, мәдрәсәләр төзеп, мохтаҗ­ларга ярдәм итү өчен, бик күп акча бирә. Бу эшне шәфкать­лелек җәмгыяте башкарырга тиеш була. Муса мирзаның иш­ләре — Җамал кода, мөәзин, мулла — җыйнаулашып, шун­дый изге эшкә аяк чалырга тотыналар. Башта алар Шәриф бай акчасын үз кесәләренә салмакчы булалар. Ниятләре барып чыкмагач, җәмгыятьне үз кулларына алырга телиләр. Анысы да барып чыкмагач, җәмгыять уставындагы сүзләргә бәйләнеп, бу изге эшне бөтенләй юкка чыгаралар. Шундый юньсезлекне голямалар («укымышлылар») бик җитди кыя­фәттә, үзләрен гаять дәрәҗәдә белемле, дәрәҗәле кешеләр итеп күрсәтергә тырышып Эшлиләр. Аларга үзләрен чын­лыктан яхшырак итеп күрсәтү властьларын саклап калу өчен кирәк.

«Җәмгыять» комедиясендәге Муса мирзаның ишләре дә, «Кәҗүл читек»тәге малай һәм «Кияү»дәге Садыйк абзый, Мәрфуга абыстай кебек, үзләрен генә яраталар. Мактаналар, үзләрен башкалардан өстен итеп күрсәтергә тырышалар. Ләкин Муса мирзаның ишләре — түрәләр. Алар үзләренең башкалардан өстенлекләрен халыкка ышандыра алганнар. Халык, алар ни әйтсә, шуны үтәргә әзер. Шуның өчен бу кешеләр көлке дә, куркыныч та. Аларның мин-минлекләре бөтен бер милләтне торгынлыкта тота. Фаҗигагә китерә.

Гаяз Исхакый әсәрләренең өчесе дә кеше холкының бер сыйфатына — чынлыктагыдан яхшырак булып күренергә тырышуга багышланганнар. Әсәрләрендә язучы бу сыйфат­ның балага, гаиләгә, җәмгыятькә тәэсирен күзәтә. Матур кием киеп мактанырга теләгән бала үзе бәхетсез була; мулла­лар белән туганлашып» дәрәҗәсен күтәрергә тырышкан гаилә хуҗасы гаиләсен бәхетсез итә; үзләрен милләт тоткасы, га­лимнәр итеп күрсәтергә тырышучы надан мирзалар, мөәзин­нәр,; муллалар бөтен милләтне бәхетсез итә, ди. Гаяз Исхакый бу әсәрләренең өчесе белән дә «милләтебез ник артта?» дигән сорауга үзенчә җавап бирә.

Әсәрләрең шул рәвешле бергә җыеп караганда гына, Гаяз Исхакыйның дөньяга карашын, борчылу сәбәбен һәм теләген белә алабыз.


Артка | Эчтәлек | Алга

КАЗАН «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ, 2004



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^