Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: Әдәбият 9 (cyr_) [201.html]
Әдәбият 9
А.Г. Яхин
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

Әдипнең чын исеме — Закир Садыйк улы Рәмиев. Ул 23 ноябрьдә Башкортстанның хәзерге Эстәрлетамак районы Җиргән авылында туган. Өч елдан соң әтисе Садыйк абзый Орск шәһәре тирәсендәге Юлык дигән авылга күчә. Закир башта үз авылында, аннан соң Орск шәһәрендә укый. Истан-булга китә. Анда бер ел буе төрек телен һәм әдәбиятын өйрә­нә. Закир Рәмиев үз өендә бик бай китапханә җыя һәм го­мере буе укый.

Дөнья әдәбиятын һәм фәлсәфәсен ныклап өйрәнә. Ул үз заманының иң укымышлы кешеләреннән санала.

Әтиләре бай гына кеше булса да, Закир үз тормышын үзе җайга салырга карар кыла. Абыйсы Шакир белән сәүдә итә башлыйлар. Сабын, мануфактура кебек вак-төяк товарлар белән ике туган ерак җирләргә барып сату итәләр. Беркадәр акча туплагач, алтын казу эшенә керешәләр. Сатып алган җирләре алтынга бай булып чыга. Туганнар тиз арада баеп китәләр. Приискаларын арттырганнан-арттыра баралар. Урал­да иң күп алтын җитештерүчеләргә әйләнәләр. Туганнар сараннардан булмыйлар. Үз акчаларына мәдрәсәләр, мәчетләр салдыралар. Типография сатып алалар һәм үзләре «Шура» журналы, «Вакыт» газетасы чыгаралар. Милли басмалар зәвыклы булсын дип, чит җирләрдә матур шрифтлар ясаталар, шома ак кәгазь алып кайталар. Рәмиевләр чыгарган «Шура» журналы белән  «Вакыт» газетасы иң матур һәм яратып  укыла торган басмалар булалар. Дәрдемәнднең абыйсы да заманында алдынгы фикерле, милләтне үстерү өчен җан атып йөрүче бай булган. Туганнар гомерләре буена иң якын сер­дәшләр, киңәшчеләр булып калалар.

Дәрдемәнд — бик бай, талантлы оештыручы һәм финанс эшләрен яхшы белүче кеше. Шуның өстенә ул — иң талант­лы шагыйрьләрнең берсе дә. Күп язмаган. Язганнарын басты­рырга ашыкмаган. Бастырганда да, чын исемен яшереп, «Дәр­демәнд» дип куя торган булган. Дәрдемәнднең кем булуын ул вакытта берәү дә белмәгән.

Әмма аның әсәрләрен бик тиз күреп алалар һәм яратып укыйлар. Бик үзенчәлекле шигырьләренең мәгънәсен аңларга тырышалар. Дәрдемәнднең аз санлы кыска шигырьләре тө­зеклеге, матур яңгырашы, хискә, фикергә байлыгы белән хәзерге укучыны да таң калдыра.

Закир Рәмиев дан артыннан кумаган. Исемен әйтеп мактауга мохтаҗ булмаган. Ул — чын мәгънәсендә ирекле әдип. Үз хисләре белән үзе генә ләззәтләнергә теләгән кебек, кичерешлә­рен, берәүгә дә охшатмыйча, шигырь юлларына тезгән дә тезгән.

Октябрь революциясеннән соң шагыйрь, мөмкинлеге булса да, чит илгә чыгып китмәгән. Байлыгын тартып алсалар да үпкәләмәгән. Бу бәхетсезлеген дә, тәкъдир шулдыр дип, ты­ныч кына кабул иткән. Гомеренең соңгы көненә кадәр, бик аз хезмәт хакы алып, балалар укыткан. Үзе өчен генә дигән­дәй, кыска шигырьләрен язуны дәвам иткән.


Артка | Эчтәлек | Алга

КАЗАН «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ, 2004



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^