Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: Әдәбият 9 (cyr_) [202.html]
Әдәбият 9
А.Г. Яхин
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

Куанды ил, канат какты мәләкләр[1]!

Шашып, аң-таң булып, шайтан төкерде!..

Җитәр, җилкенмә, йолкынма, күңел, син,

Кияү булсаң да, ул туйга түгел син!

Большевиклар төзи торган яңа тормышка мөнәсәбәтен ул шулай белдергән. Үзенең бу тормышта ят кеше булуын ачык әйткән. Әмма зарланмаган, мескенләнмәгән. Үзен туй кунагы дип әйтмәгән. «Кияү» дигән.

Дәрдемәнд — «хәсрәт чигеп яшәүче» дигән сүз. Нигә үзен шулай атаган? Хәсрәтләнү өчен аның бер сәбәбе дә юк кебек бит. Ни теләсә, шуны алырлык байлыгы, яраткан гаиләсе, эше булган. Шагыйрь хәсрәтенең сәбәбе нәрсәдә? Җавапны ши­гырьләреннән эзлик.

*  *  *

Күңел һәр җирдә гөл эзли,     

Къәдәр[2] һәр җирдә тикән[3] төзли...

Бу икеюллык тәмамланмаган шигырьгә охшаган. Дәрдемәнд аны үзе дә күпнокта белән бетерә. Кыска гына булуына да карамастан, бу шигырьнең ике өлеше — күңел дөньясы белән чынбарлыкның каршылыкка килүе ярылып ята. Матур гөл белән чәнечкеле тигәнәк бу каршылыкны тагын да көчәй­тә төшәләр. Ләкин бу ике сурәт уйга калдыра. Күңел гөл эзли, тәкъдир тигәнәк чәнечкесен төзли, ди автор. Ләкин ул бит гөл белән тигәнәкне генә күз алдында тотмый.

Шигырьдә без күзалларга күнеккән чынбарлыкта нин­дидер башка чынбарлык — тәкъдир, язмыш. Язмыш шулай чынбарлыкны алыштырырлык куәтле көчмени?

Шагыйрь бу сорауларны бирми. Күпнокта кую белән канә­гатьләнә. Ләкин шул өч ноктасы белән ул укучысына: хөр­мәтле укучым, үз күңелең һәм язмышың турында уйлан әле. Синең үз күңелең дә матурлык эзли бит. Ләкин гөл күрәм дип барган юлыңда әледән-әле тигәнәк утырган була, ди.

Кабатланып килгән «һәр җирдә» сүзләренә игътибар итик. Бу сүзләрнең дә мәгънәсе күп бит. Шуларның берсе: кеше күңеле хәтта тигәнәк чәчәген күреп тә сокланмакчы була. Һәркемнең үзе күрәсе килгән гөле бар. Ул әледән-әле чәнеч­кегә барып төртелә. Кеше гомере буена өмете белән чынлык каршылыгында яши.

Күпнокта әйтә: бу ике юл тормыш турындагы уйланула­рымның гомуми нәтиҗәсе генә, ди. Өмет белән язмыш кар­шылыгын һәркем үзенчә кичерә. Мин дә үземчә кичерәм. Минем кичерешләрем башкаларныкына охшамаска да мөм­кин, ләкин охшарга да мөмкин. Тормыш тудырган бу каршы­лык миңа ничек тәэсир итә — анысын башка шигырьләремне укып белә аласыз, ди.

* * *

Гариб моң[4] бар өнендә[5] җил-җиләснең —

Туган илләрдән искән җил димәссең.

Бу икеюллыкта Дәрдемәнд туган иленә мәхәббәте турында берни дә әйтми. Ләкин укучы бик тиз абайлап алырга тиеш: туган як җиленең тавышын илен бик нык ярата торган кеше генә таный ала. Алай да шигырьнең төп эчтәлеге мәхәббәт түгел. Дәрдемәнд үз итеп яратып әйткән җил-җиләстә ят моң сиземләп ала. Туган илгә килеп җиткән бу ят моң аны шом­ландыра. Автор бу ят моңда әлегә үзе дә белеп бетерми торган ниндидер күңелсезлек килүен тоя.

Шомлану — бу шигырьнең хис дәрәҗәсе. Ә менә сәбәбе — моңа кадәр безгә очрамаган сиземләү, тою. Туган илгә нинди­дер күңелсезлек килүен тою. Авторның сиземләве әлегә үзенә дә анык түгел. Ул әле аның аңы белән аныкланмаган. Ләкин шагыйрь күңеле өчен сиземләү, тою да шомлану өчен сәбәп була.



[1] Мәләкләр — фәрештәләр.

[2] Къәдәр — язмыш, тәкъдир.

[3] Тикән — чәнечке, тигәнәк.

[4] Гариб моң — чит-ят моң.

[5] Өнендә — тавышында.


Артка | Эчтәлек | Алга

КАЗАН «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ, 2004



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^