Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: Әдәбият 9 (cyr_) [3.html]
Әдәбият 9
А.Г. Яхин
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

                               БОРЫНГЫ ЧОР ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ

 ӘДӘБИЯТ ТАРИХЫН ӨЙРӘНҮ ПРИНЦИПЛАРЫ

            Әдәбият әдәби әсәрләр арткан саен байый бара, дидек. Әмма әдәбият сан-күләм ягыннан баю белән генә канәгатьләнми, эчтәлеген дә үзгәртә. Үзгәргән эчтәлек үзенә кулай алымнар таба. Әдипләр, тормышны тирәннәнрәк өйрәнгән саен, яңадан-яңа катламнар ачалар. Яңа эчтәлекне сөйләп бирү өчен яңа жанрлар кирәк була. Тормыш үзе дә әледән-әле җитди үзгәрешләргә дучар була. Бу үзгәрешләр язучылар алдына яңа мәсьәләләр куя. Аларны чишү өчен, яңа сурәтләр, типлар барлыкка килә. Шул рәвешле, әдәбият башка халәткә күчә. Шундый яңа халәткә әдәбият үсешенең чираттагы чоры, диләр. Һәр чорга әдәбият эчтәлегенең һәм алымнарының тотрыклылыгы хас. Ләкин ниндидер даими сыйфатлары булу — чорның үз эчендә, язу­чылар иҗатында үзенчәлекләр юк дигән сүз түгел. hәр чор үз эчендәге шундый үзенчәлекләре белән бай һәм кызыклы.

            Безнең бурыч шушы үзенчәлекләр, төрлелекләр эченнән охшашлык эзләүдән гыйбарәт. Әдәбият тарихын сез бик катлаулы бөтен бер күренеш итеп өйрәнәчәксез. Ләкин моның өчен төрле чорларны буйдан буйга кисеп чыккан, һәм аларны җыеп, берләштереп торучы бик мөһим гомуми эчтәлек булырга тиеш. Андый гомуми эчтәлекне ничек табарга соң?

 Әдәбият тарихын өйрәнүне без борынгы чордан башлый­быз. Шуңа күрә әдәбиятның төп темасын борынгы заманда яшәгән кешеләрнең дөньяга карашыннан эзләп карыйк.

                                                           

                                                                       



Артка | Эчтәлек | Алга

КАЗАН «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ, 2004



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^