Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: Әдәбият 9 (cyr_) [45.html]
Әдәбият 9
А.Г. Яхин
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

ХӨСӘМ КЯТИБНЕҢ

                                           «ҖӨМҖӨМӘ СОЛТАН» ДАСТАНЫ

Борынгы Болгар дәүләте монгол баскыннарының беренче һөҗүменә бирешми. Чыңгыз хан гаскәрләрен тар-мар итеп таш­лый. Ләкин монголлар, көчләрен җыеп, 1236 елда кабат киләләр. Бу юлы болгарлар үзләреннән күпкә көчле дошманга каршы тора алмыйлар. Болгарлар, гасырлар буена җиңүчеләргә буйсынып, күп салымнар түләп яшәргә мәҗбүр булалар. Алай да борынгы бабаларыбыз дәүләтләрен саклап кала алганнар. Тора-бара яра­ларын төзәткәннәр. Шәһәрләрен торгызганнар, сәүдә эшләрен җайга салганнар. Үз ханнары, князьләре белән яшәгәннәр.

1431 елда Болгарга рус князе Федор һөҗүм итә һәм кай­чандыр төзеклеге, байлыгы белән чит ил сәяхәтчеләрен сок­ландырган Болгар шәһәре хәрабәгә әйләнә. Соңгы йөз ел эчен­дә телгә алып сөйләрлек әсәрләр иҗат ителми.

Йөз елдан соң да әдипләр Йосыф кыйссасы казанышла­рын дәвам итәләр. Язган әсәрләрендә яхшылыкка — яхшылык, яманлыкка — җәза бәйләнешләрен кабатлыйлар. XIV гасырда иҗат иткән Мәхмүд Гали Болгари, мәсәлән, күләмле әсәренең исемен «Нәһҗел-фәрадис», ягъни «Оҗмахларның ачык юлы» дип куя. Ул да Аллага ышанып Алла әйткәнчә яшәгән кешеләргә оҗмах вәгъдә итә, аларның яхшы сыйфатлары эченнән, Кол Гали кебек, шәфкатьлелек сыйфатына өстенлек бирә. Әсәренең башламында: «Йа яраннарым, тәкъва (Аллага ышанып) берлә, тыйнаклык берлә тереклек кылыгыз... шәфкать кылыгыз», — дип яза.

Хөсәм Кятибнең «Җөмҗөмә солтан» дастаны 1376 елда языла. Әсәрендә әдип яман кешеләрен җәһәннәмгә кертеп җәза бирдерә. Кануннар алдында барлык кешеләр дә тигез, ди.

Кеми солтан, кеми кол, кеми әмир,

Кеми хуҗа, кеми бай, кеми фәкыйрь...

Барысы да, гаепләренә карап, үз җәзаларын алачаклар, дип

 исәпли.

Дастанның баш герое Җөмҗөмә солтан бик бай, ләкин юмарт була. Бу хакта Гайсә пәйгамбәргә ул мондый сүзләр әйтә:

Янә бар ирде бер мәнем хуш гадәтем,

Ул сәбәптин чыкмыш иде изге атым.

Кем килер иде килмәмештә кайда ир —

Булса мескен йә гарип, йә фәкыйрь.

Көн дә мең килер ирде дәрвиш, ятим,

Алмаенча китмәз ирде тун[1], атым.

Көннәрнең берендә бер фәкыйрь кереп хәер сорый. Солтан­ның кәеф-сафа корып утырган чагы була. Җөмҗөмә үз гомерендә беренче мәртәбә яман эш эшли: хәерчене, хәер бирмичә, куып чы­гара. Җәза көттерми. Шуннан соң солтанның башына бик зур шеш чыга. Аннары Газраил иңеп нидер эчертә дә гүргә кертә. Җир астында Җөмҗөмәне туп-туры җәһәннәмгә озаталар. Җә­һәннәмдә муенына кызган чылбыр асып, тимер күсәк белән кый­ныйлар, уттан утка ташлыйлар, эчәсе килгәндә утлы зәһәр эчем­лек эчертәләр. Җөмҗөмә шул рәвешле дүрт мең ел буена газап чигә. Җәһәннәмдә ул мактанчыкны, гайбәтчене, күп сөйләүче­не, саранны төрлечә җәзалауларын күрә. Алай да иң зур җәза шәфкатьсезлек күрсәткән кешегә — Җөмҗөмәнең үзенә бирелә.

                                                 




[1] Тун — кием-салым.


Артка | Эчтәлек | Алга

КАЗАН «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ, 2004



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^