Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: Әдәбият 9 (cyr_) [46.html]
Әдәбият 9
А.Г. Яхин
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

СӘЙФ САРАЙ ИҖАТЫ

Сәйф Сараи 1391 елда фарсы теленнән төркигә Сәгъдинең «Гөлстан» исемле әсәрен тәрҗемә итә. Тәрҗемәсенә үзгәреш­ләр, өстәмәләр кертә һәм «Гөлстан бит-төрки» («Төркичә Гөлстан») дип исем бирә. Әсәрнең буеннан-буена сузылган сюжеты юк. Ул вак-вак хикәятләрдән төзелгән. Бу хикәят­ләрнең күбесендә «Йосыф кыйссасы»ндагы яхшыга — бүләк, яманга җәза төзелеше сакланган. Күбесендә сүз шәфкать­лелек, игелеклелек турында бара. Ләкин әсәрдә фарсы әдәбия­тында киң кулланыш алган үткен, гыйбрәтле сүз — хикмәт белән дә очрашабыз. «Гөлстан» да хикмәт акыл уены, әз генә әйтеп бетерелмәгән, ләкин уйлап табарга мөмкин булган гыйбрәтле фикер (гыйбарә).

«Гөлстан бит-төрки»дәге хикмәтләрнең берсендә, мәсәлән, патшаның икесе озын, берсе карсак буйлы өч улы була. Көннәрнең берендә патша карсак улына кызганып күз ташлагач, улы әтисенә: «И ата, озын буйлы ахмактан кыска буйлы акыл яхшырак»,— ди һәм тәгъбирен тиздән сугышта исбат итә.

Сугышта күпсанлы дошманны җиңгән кыска буйлы егет «озын буйлы ахмактан кыска, ләкин акыллы кеше яхшырак», дими, «кыска буйлы акыл яхшырак», ди. Габдулла Тукайның «Күгәрчен» шигырен исегезгә төшерсәгез, мондый каршы­лыкка корылган хикмәт төзелешенең татар әдәбиятында берничә гасырдан соң да тулы хокуклы хикмәт булып калу­ын күрерсез.

Икенче бер хикәяттә патша үзенең колы белән көймәдә йөрергә чыга. Колы диңгез күрмәгән кеше икән: курка, калтырана башлый. Бу хәлне күреп, көймәдәге акыл иясе, хуҗадан рөхсәт сорап, колны суга ташлый һәм бераздан чәченнән тартып чыгара. «Монда хикмәт ни?» — дип сорый патша. «Көймәнең файдасын белгән кеше генә көймәдән курыкмый, бу эшнең хикмәте шул», — дип җавап бирә хаким кеше.

Хикәятләрдәге хикмәтләрнең икесе дә бәхәссез хакыйкать рәвешендә әйтелә. Икесендә дә тыңлаган кешегә колак салу өчен гыйбрәт бар, икесе дә каршылыкка корылган. Шуның белән бергә хикмәтләрнең икесе дә эчләрендәге фикерләрен әйтеп бетермиләр. Икесе дә башка вакыйгаларга да бәя булып килә алалар.

Сәйф Сараиның үзе иҗат иткән әсәрләре дә күп. Бу әсәр­ләр, башлыча, мәхәббәт матурлыгын сурәтләүгә багышлана. Ул болгар әдәбиятында беренчеләрдән булып, мәхәббәт матур­лыгын дастан кебек күләмле әсәрнең төп темасы итеп ала.

Нәтиҗә ясыйк. Сез танышкан әсәрләрнең барысында да шәфкатьлелек темасы үзәк тема буларак кабатлана. Бары­сының да сюжетларында яхшыга — бүләк, яманга — җәза бәйләнешләрен очратабыз. Әдипләрнең барысы да арттыру алымын яратып куллана. Борынгы әдәбият тормыш матур­лыгын үзкыйммәт дәрәҗәсенә күтәрә.

                        



Артка | Эчтәлек | Алга

КАЗАН «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ, 2004



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^