Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: Әдәбият 9 (cyr_) [47.html]
Әдәбият 9
А.Г. Яхин
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

XIV—XV ГАСЫРЛАРДА ИҖАТ ИТЕЛГӘН ӘСӘРЛӘР

                              ТАРИХИ ШАРТЛАР.  МӘДӘНИ МОХИТ

Безнең борынгы бабайлар баскыннар изүенә риза булып яшәмиләр. Әледән-әле дошманнарына каршы көрәшкә күтәре­ләләр. Батырларны бастырырга монголларның иң танылган гаскәр башлыгы Субудай баһадирны җибәрәләр. Ләкин монголлар китү белән болгарлар тагын баш күтәрәләр. Ирек сөюче, курку белмәс болгарлардан Батый хан курыккан булса кирәк, күпсанлы гаскәре белән үзе килә.

Болгарлар бик эшчән дә булганнар. Дошманнары җимереп киткән саен шәһәрләрен кабат төзегәннәр, күп итеп иген иккәннәр. Игенне күрше-күләнгә дә, башка илләргә дә саткан­нар. Бу кыю, горур халыкның көчәеп китүе монгол баскын­нарына бер дә ошамый. 1360 елда Булат Тимер хан Болгар шәһәрен җимереп, җитәкчеләрен, галимнәрен, язучыларын үтереп китә. Егерме елдан соң Туктамыш хан талап китә, ә тагын утыз ел үткәч, Туктамыш ханга каршы сугышканда, болгарларны Аксак Тимер яулап ала. 1431 елда сугышлардан, талантлардан хәлсезләнеп калган халыкка рус князе Федор һөҗүм итә һәм Болгар шәһәрен җимерә.

Бу елларда болгар халкы үзенең сәнгатен дә, илен дә дошманнан саклау эшенә җигә. Батырлар турында күп санлы дастаннар һәм әкиятләр иҗат итә. Халык авыз иҗатының бу әсәрләрендә баһадирлар дошман гаскәрен кырып салалар. Әкият батырлары әллә ничә башлы диюләрне җиңәләр. Баһадирлар турындагы дастаннар һәм әкиятләр аз санлы халыкның рухын көчле дошманга каршы торырлык итеп тәрбияләгәннәр.

Монгол ханнары Сарай шәһәренә танылган әдипләрне җыя торган булганнар. Сарайда болгар әдипләре дә иҗат иткәннәр. Сарайдагы власть өчен көрәшне алар үз күзләре белән күреп торганнар. Бу көрәшнең аеруча гыйбрәтлесе Туктамыш хан белән гаскәр башлыгы Идегәй арасында була. «Идегәй» дастанының авторы билгесез. Аны Сарайдагы Болгар әдипләренең берсе яза ала. Галимнәр дастанны болгар халкы иҗат иткән дип тә исәплиләр. Алай да «Идегәй» дас­танын Идегәйнең үз халкы — нугайлар иҗат иткән булырга тиеш. Дастанда вакыйгалар агышын, «Йосыф кыйссасы»нда-гы шикелле, Алла билгеләми. Вакыйгалар персонажларның ихтыяр көче һәм үз теләкләре белән туалар. Әсәрнең бу үзенчәлеге дә авторы мәҗүси нугай халкы булуы турында сөйли.

Ничек кенә булмасын, бу бөек әсәр татар әдәбияты үсешенә зур өлеш кертә. Аның эчтәлеге бүгенге көн өчен дә актуаль, ә сәнгатьчә эшләнеше ягыннан ул һәрвакыт үрнәк булачак.

                                      

                                                         



Артка | Эчтәлек | Алга

КАЗАН «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ, 2004



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^