Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: Әдәбият 9 (cyr_) [48.html]
Әдәбият 9
А.Г. Яхин
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

ИДЕГӘЙ[1]

                                                          

                                                            I

Туктамыш хан  белән Шаһ Тимер низагы һәм Котлыкыя бинең үлемгә хөкем ителгәне

Сәмәрканд әмире Аксак Тимер Туктамыш ханга хат яза. Хатында ханнан тирә-юньдә дан тоткан Төкле Аяк исемле ау лачынын бүләк итүен сорый. Хан белән әмир, кайчандыр дус булып, хәзер дошман­лашкан кешеләр. Хатны укыгач, Туктамышның ачуы чыга. Җавап хатында ул үзе кебек үк тәкәббер әмирне мыскыл итә һәм үтенечен кире кага. Яз җиткәч, хан ауга чыгарга әзерләнә. Кош караучы Котлыкыяны (Идегәйнең әтисен) чакырта һәм Төкле Аякның бала­ларын кертергә куша. Лачыннарны кулына утырта, берсен тургайга, берсен үрдәккә очыртмакчы була. Ләкин кошлар ау лачыннары булып чыкмый. Туктамыш ханның ачуы эченә сыймый. Кош кара­учысына ул мондый сүзләр әйтә:

— Сәмәркандта утырга

 Әмир Бырлас Шаһ Тимер;

Аргы утырган ул булса,

Бирге утырган мин булсам,

«Кара лачын Төкле Аяк

Тугыз йортка[2] дан булса,

Аны миңа тапшыргыл»,— дип,

Боерып торган ул булса,

Аның телен алмаган[3]

 Туктамыш хан мин булсам,

Ау лачыным караган

Котлыкыя син булсаң,

Салган ике йомыркасын

Оядан алган да син икән!

__________________________________________

Кош бидаяк1 йомыркасын

Ояга салган да син икән!

Лачынымның токымын

Шаһ Тимергә биргән дә син икән!

Аягы төксез бидаяк —

Аны да булса күтәреп,

Минем каршыма килгән дә

Син икән, әй, син икән!

Җавабың бир, Котлыка!

Туктамыш хан янә әйтер:

—  И Котлыка, Котлыка!

Шаһ Тимер суккан сум алтын,

Сум алтынга сатылдың!

Бер башыңны ике иттең,

Ике ханга баш ордың:

Җавабың бир, Котлыка!

Котлыка би әйтте:

—  Әй ханиям, ханиям,

Кас дошманың Шаһ Тимер,

Шаһ Тимергә сатылсам,



[1] Әсәр кыскартып алынды. Төшеп калган өлешләренең эчтәлеге бирелде.

[2] Йорт — ил.

[3] Телен алмау — сүз тыңламау.


Артка | Эчтәлек | Алга

КАЗАН «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ, 2004



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^