Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: Әдәбият 9 (cyr_) [49.html]
Әдәбият 9
А.Г. Яхин
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

Бер башымны ике итсәм,

Ике ханга баш орсам, —

Сездән дәүләт киткәне,

Бездән ырыс3 киткәне.

Башыбызга килгән уртак көн —

Ул шул икән, ханым әй,

Ул шул икән, ханым әй!

Туктамыш хан Котлыкыядан «Сездән дәүләт киткәне, Бездән ырыс киткәне» сүзләренең мәгънәсен аңлатырга куша. Котлыкыя ка­рышмый: син хан булып алгач, ил белде, хәзер калага сәүдәгәрләр дә йөрми башлады — синнән дәүләт китте. Илнең абруе бетүе — минем бәхетем китүе, ди.

________________________________________

1  Бидаяк — карчыга.

2 Кас — явыз ниятле.

3 Ырыс — бәхет.

Бер башымны ике итеп,

Ике ханга баш орсам,

Ул да булса, ханиям,

Йорттан абруй киткәне,

Чабучы булсаң, баш — менә!

Түгүче булсаң, кан — менә!

Аны әйтеп, Котлыкыя

Хан алдына йөгенде.

Туктамыш хан анда әйтте:

—     Һай син, татар, һай татар,

Син дә кичә бар булдың,

Син дә бүген юк булдың!

Бүген килеп син дә бер

Үлем белән тиң булдың —

Токымыңны ораен!

Азамат ир Туктамыш

Ике биен чакырды:

Чакмагыш би, Дөрмән би

Анда килеп баш орды.

Туктамыш хан анда әйтте:

—     Әй Дөрмән би, Дөрмән би,

Айбалтаңны тот,— диде.—

Айпычагың так,— диде.—

Котлыкыя ялган бине

Муйнын ора чап! — диде.—

Пәридән алган хатыны,

Бишектә ятыр баласы;

Ул баланы тап! — диде.—

Бишеген ора чап! — диде.—

Син дә булсаң, Чакмагыш,

Чакма чаккан Чакмагыш,

Котлыкыя ялган бинең

Чаңгырагын   чап,— диде.—

Чабып утка як! — диде.

Азамат — 20—30 яшьлек ир.

Чаңгырагын — киез өйнең түбә алкасын


Артка | Эчтәлек | Алга

КАЗАН «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ, 2004



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^