Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: Әдәбият 9 (cyr_) [7.html]
Әдәбият 9
А.Г. Яхин
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

ХАЛЫК АВЫЗ ИҖАТЫ ӘСӘРЛӘРЕ

Халык авыз иҗаты әсәрләре кешелек яшәешенең югары­рак баскычында туа. Аларның берише миф сюжетларыннан үсеп чыга. Башкалары мифларда ук табылган сәнгать алым­нарын үстереп, миф образларын файдаланып иҗат ителә.

Борынгы бабаларыбыз кабиләләргә җыелып бер урынга төпләнеп утыргач, кешеләрнең борчылу сәбәпләре үзгәрә. Моңа кадәр төп бурыч мифлар ярдәмендә табигать көчләрен аңлап җиңү булса, хәзер мифлар яңа төзелгән җәмгыятьне саклап калу бурычын үти башлыйлар.

Аерым кешеләрнең һәм гаиләләрнең язмышы хәзер җәм­гыять иминлегенә бәйле булганга, халык үзенең иҗатын җәм­гыятьне ныгытуга багышлый. Җәмгыять тотрыклы булуы белән көчле. Ул үзенең иң зур байлыгын — күп буыннар туп­лаган тормыш тәҗрибәсен — яңа шартларда да саклап калу өчен көрәшә. Халык авыз иҗатын баету — шул көрәшнең аеруча әһәмиятле чарасы.

Кешеләр көндәлек тормышта мөмкин кадәр азрак ялгыш ясарга тиешләр. Башкалар ясарга өлгергән ялгышны кабатламасаң, тормышта күп мәшәкатьтән котылырга мөмкин. Ләкин моның өчен башкалар ялгышын белергә кирәк. Шул тәҗрибәне халык хәтердә сакланырлык — җыйнак, тәэсир итәрлек — хикмәтле итеп әсәрләргә әйләндергән. Мәкальләр, әйтемнәр, мәсәлләр, табышмаклар шулай туган.

Элек-электән кешеләр, бер-берсенә табышмак әйтеп, үзләренең зиһеннәрен чарлаганнар. Үзбаш уйлый белү бик күп ялгышлардан коткарган.

Хәсрәт кешене аяктан егарга мөмкин. Хәсрәтле кеше баш­каларның да өнен ала. Халык хәсрәтле кешеләргә юану өчен җырлар тәкъдим итә. Сайлап ал, җырла. Үзең җырлый белмәсәң, башкалар җырлаганны, мөнәҗәт әйткәнне тыңла, ди.

Халык иҗатының беренче үрнәкләрен моннан тугыз йөз ел элек төрки галим Мәхмүд Кашгари язып калдырган. Аның «Төрки телләр җыентыгы» (үзе куйган борынгы төрки телдәге исеме «Диване лөгатет-төрк») әсәрендә мондый җырлар бар:

Авлаб мәни коймаңыз,           Буч-буч өтәр сәүргүк1,

айык айыб каймаңыз;            богзы үчүн мәңләнүр;

акар көзүм—уш тәңиз,          өзүм мәниң — будурсын,

тәгрә йөрә куш учар.             оты аның чакланур.

____________________________________

Сәүргүк — сәмруг кош.

____________________________________

(Мине аерып калдырмагыз,        (Буч-буч сайрый сәмергүк,

вәгъдәдән баш тартмагыз;         тукланырга җим ала;

яшьле күзем — ул диңгез,        минем күңелем — бытбылдык,

тирәли кошлар оча.)                  гыйшык утында яна.)

Күрәсез, борынгы җырларда ук хис дәрәҗәсен күрсәтү алымнары туган. Табигать күренешләре белән күңел хисләрен янәшә куеп, җырчылар, үзләре дә белмичә, метафора алымын уйлап тапканнар.

Академик В. А. Гордлевский әйтүенчә, X гасырда ук халык мәзәкләре тупланган китап булган. Хуҗа Насретдин турындагы безгә мәгълүм булган иң борынгы мәзәкне дә В. А. Гордлев­ский язып калдырган:

«Әтисе үлгәч, улы: «Әтием, бәгърем, сине йоклар өчен урын-җире булмаган, келәмсез, утсыз, иписез караңгы йортка илтәләр»,— дип елый икән. Аны ишетеп, Хуҗа Насретдин­ның улы: «Әти, аны безнең өйгә илтәләрмени?»— дип со­раган ».

Бу мәзәкнең төзелеше хәзерге мәзәкләргә нык охшаган. Аны иҗат итүчеләр үткен фикер алымын бик оста кулланган­нар.

Нәтиҗә ясыйк. Татар халык авыз иҗаты жанрлары­ның берише кешеләрнең көндәлек тормышы белән турыдан-туры бәйле. Җырларның, мәкальләрнең, әйтемнәрнең, табыш­макларның тулы эчтәлеге фәкать конкрет вакыйгалар белән бәйләнештә генә ачыла. Шуңа күрә халык авыз иҗаты жанр­ларының бу төркемен: берсе — гамәлдәге тормыш вакыйгасы, берсе — авыз иҗаты әсәре, дип ике өлешкә бүләбез. Бу төр­кем кешеләрне җәмгыятьтә урнашкан тәртипләрне хөрмәт итәргә, анда тупланган тәҗрибәне файдаланырга кирәклеген көн дә кисәтеп тора.


Артка | Эчтәлек | Алга

КАЗАН «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ, 2004



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^