Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: Әдәбият 9 (cyr_) [9.html]
Әдәбият 9
А.Г. Яхин
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

   ДИН

 Дин — җәмгыятьне яшәтү, ныгыту коралларының аеруча көчлесе. Ул мифлар һәм халык авыз иҗаты жанрлары туп­лаган тәҗрибәләрне дә бик теләп үзләштерә. Ә андагы кайбер әсәрләрне тулысы белән файдалана. Дин кешеләргә Алла аб­руена таянып тәэсир иткән.

Коръәнгә мөрәҗәгать итик. Адәмне Алла балчыктан ясый. Хаваны аның кабыргасыннан оештыра. Алар оҗмахта бер кайгысыз, уйсыз, хиссез яшиләр дә яшиләр. Таш, су, ком кебек шулай яшәүләрен дәвам иттерерләр иде дә бит, көннәр­нең берендә, шайтан вәсвәсенә бирелеп, өзәргә ярамаган алма­ны өзеп ашыйлар. Безгә мәгълүм булган иң беренче яман эш шулай башкарыла.

Шайтан котыртты дип торып булмый, кылган гөнаһларың өчен җавап бирергә кирәк. Ачуы килгән Алла гөнаһлы бән­дәләрен оҗмахтан һәм мәңгелек яшәүдән мәхрүм итә. Җир өстенә менгерә дә, рәхәтлекнең кадерен белмәсәгез, үзегез эш­ләп ашагыз, ди.

Ләкин Алланың мәрхәмәте ачуыннан көчлерәк булып чыга. Таштай, комдай матдә рәвешендә генә яшәгән Адәмне ул кешегә әйләндерә. Әлеге вакыйгага кадәр яхшылык белән яманны Алла берүзе генә аера алса, хәзер Адәм белән Хава да беләләр — аңга хуҗа булып алалар. Оҗмахта әзергә хәзер булып яшәгән бәндә тамагын туйдырыр өчен эшли башлый, хезмәт шатлыгын татый. Адәм белән Хава кавышалар — хискә ия булалар. Шуннан соң да Алланың бөтен эше кешеләргә ярдәм итүдән гыйбарәт була. Башта Адәм гаилә­сен үрчетүгә күп көч куя, җирдә яшәүче кешеләрне күбәйтә. Чәчүлек орлыклар бирә, Кояшны, Айны бар итә, орлыклар үссен дип, яңгырлар яудыра, йоклап ял итсеннәр дип, төннәр булдыра.

Җирдә кешеләр күбәйгәч, Алланың мәшәкате тагын да арта. Ул кешеләрнең ни теләсәләр, шуны эшләп йөрүләрен күреп ала. Төрле бозыклыкларга, яман эшләргә юл куймау ниятеннән чыгып, кешеләргә пәйгамбәрләр җибәрә. Алар кешеләргә яшәү кагыйдәләрен өйрәтергә тиеш булалар. Үзара тату, килешеп яшәгез, диләр. «Моның өчен ни эшләргә кирәк?»— дип сорый­лар кешеләр. «Тату яшик дисәгез, Алла сүзенә ышаныгыз, Алла әйткән туры юлга чыгыгыз, яманны яхшылыктан аера беле­гез»,— диләр пәйгамбәрләр. Алла ул — мәрхәмәт, аның бөтен эше яхшылык, дип аңлаталар. Яшәү кагыйдәләрен күңелләренә сеңдерсеннәр өчен, кулларына Коръән тоттыралар, бу изге китап­ны Алла үзе әйтеп яздырган, диләр.

Кешеләр пәйгамбәрләрне тыңлыйлар. Коръәнне укыйлар да яхшылыкны аңлый башлыйлар. Кара әле, яхшылык яманлык­ның киресе икән, диләр. Аннары яманлыкны өйрәнергә ке­решәләр. Ә Коръәндә: саран булма, мохтаҗ кешеләргә ярдәм кулыңны суз, әти-әниеңне рәнҗетмә, үчле булма, хатасын таныган яманнарны гафу ит, борыныңны күтәреп һавалы булып йөрмә, үзеңнән көчсезләрне кыерсытма, диелгән.

Тора-бара бу кагыйдәләр кешеләрнең үз ышанычына, табигатенә әйләнә. Андый кешеләрне әхлаклы кешеләр диләр.

Дин фәлсәфәсендә дә матурлык бар. Алла тудырган тор­мыш Коръәндә матурлык дип бәяләнә (32 нче сүрә, 6 нчы аять). Ләкин андагы матурлык үзкыйммәт югарылыгына менә алмый, файда ягыннан карала. 42 нче сүрәнең 1 нче аятендә Аллага рәхимнәрнең дә рәхиме, җирдә дә, күктә дә идарә итүче, һәр нәрсәне тудыручы дип бәя бирелә. Бәя биргәндә Алланың сабырлыгы да, миһербанлылыгы да, хакыйкать булуы да күз алдында тотыла. Бу сыйфатларны җыеп кара­сак, кешеләрнең безгә күптән таныш күркәм сыйфатларын күрербез. Тик алар яхшыга таба чиктән тыш арттырылганнар, җирдән ашып, илаһи эчтәлек алганнар.

Иң зур теләкнең хыял белән баетылган эчтәлегенә мәһа­бәт (возвышенное) диләр.

Мифлар, халык авыз иҗаты һәм дин матур әдәбият үсеп чыгу өчен уңдырышлы җирлек була. Бу җирлектән әдәбият сәнгать алымнарын да, сурәтләү ысулларын да, эчтәлекне дә бик теләп үзләштергән. Әдәбиятның әзергә хәзер булып килүе табигый дә. Ул да җәмгыятьне ныгыту өчен туа бит.

Әмма матур әдәбият туу өчен тагын бер шарт — җәмгыять үсешенең билгеле бер дәрәҗәгә ирешүе һәм язу барлыкка ки­лү кирәк булган.

Сораулар һәм биремнәр

1.  Сүз йә предметны, йә хәрәкәтне, йә нинди дә булса сыйфатны алыштыра, дидек. Сүз белән предметның яки хәрәкәтнең эчтәлеге бер үк. Материаллары турында алай димәс идек. Каен агачы белән «каен» сүзе дә бер үк эчтәлектә. Сүз материалы белән агачны чагыштырыгыз.

тарның кайсында сыйфатлар күбрәк? Җавабыгызны исбат итегез.

2.  Табигатьтәге вакыйганы аерып куйыйк: каен яфрагын коя. Борынгы кеше шул күренешкә карый да: а) каен яфрагын коя, ди; б) каен да яфрагын коя, ди; в) каен яфрагын коя да, ди.


Артка | Эчтәлек | Алга

КАЗАН «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ, 2004



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^