Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: Әдәбият 9 (cyr_) [94.html]
Әдәбият 9
А.Г. Яхин
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

УРТА ГАСЫР ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ (XVIIXVIII гасырлар)

Явыз Иван баскыннарына каршы татарлар батырларча сугышалар. Кремль стенасы өченче мәртәбә шартлатыла. Дошман гаскәрләре шәһәргә үтеп керәләр. Кремльне саклау­чылар исә бер адым да артка чигенмиләр, сугышалар да сугы­шалар. Тарихчы Н. М. Карамзин, күңеле белән русларны якласа да, мондый сүзләр язып калдырган:

«Руслар: «Алла безнең белән!» дип, штурмга ташлан­дылар... Үлем һәм һәлакәт сәгатендә дә татарлар батырлык һәм рухи ныклык күрсәттеләр... Алар хәзер калканнары артына качмадылар, ачык күкрәк белән сугыштылар... Без­некеләрне югарыдан бүрәнә ыргытып изделәр, өсләренә кай­нар сумала сиптеләр».

Безнең борынгы бабаларыбыз дастаннарында батырлыкны, горурлыкны юкка гына зурламаганнар, алар үзләре дә горур, батыр кешеләр булганнар.

Милли горурлык хисе, буыннан буынга күчеп, Габдулла Тукайга килеп җиткән. «Шүрәле» әсәрендә автор тезелеп киткән агачларга карый да:

Кылт итеп искә тешәдер намнары[1], дәүләтләре

Карт бабайларның, моны күрсәң, бөтен Сауләтләре[2],—

димичә булдыра алмый.

Ләкин көчләр тигез булмый. Н. М. Карамзинның: «Казан Рэсәйнең хосусый милкенә әверелде»,— дигән көне килеп җитә. Татар ханлыгы дәүләт булып яшәүдән туктый. Аның халкы эшкәртелгән уңдырышлы җирләреннән, су буйла­рыннан куыла. Мәчетләр саны кимегәннән-кими, чиркәүләр артканнан-арта. Татарларны көчләп чукындыра башлыйлар.

Милли рухны саклап калу коллыкка төшкән халык өчен төп максатка әйләнә. Әдәбиятта да кискен үзгәреш була:хәзер аның идеаллары алышына.

Татар әдәбияты халыкны сабырлыкка чакыра. Тормыш авырлыгына түзәргә, кимсет елү-рәнҗетелүләргә чыдарп, өнди.

Яманлыкка кул селтәп, үз эчеңә йомылып тынычланырга да мөмкин иде. Халыкның бер өлеше шулай итте дә. Дөньясы­на кул селтәде дә, кулына таяк алып, ил гизәргә чыгып кит­те. Андый кешеләргә «дәрвиш» диләр. Илдә дәрвишләр кү­бәйде. Алар, ни бирсәләр шуны ашап, кая туктасалар шунда йоклап, фәкать Алла турында гына уйлап йөрделәр. Бу тор­мышта күбрәк интеккән саен Аллага якыная төшәсең, күңел­дә бер генә мәхәббәт, Аллага мәхәббәт кенә калырга тиеш. Шунда кеше Алла белән кушылырга тиеш була. Шул чакта гына ул бәхетле, чөнки аңа гомере буена эзләгән хакыйкать ачыла. Бу фәлсәфә XVI—XVII гасырларда татарлар арасында киң тарала. Үз эченә йомылып, дөнья мәшәкатеннән баш тарткан кешеләр фәлсәфәсенә суфичылык фәлсәфәсе диләр.

Бу фәлсәфә әдәбиятка да килеп кергән.

Тормыш яманлыгыннан хыял, хәтер дөньясына качып та котылып була. Халыкның берише шулай итә дә. Бу гасырда Чыңгыз ханны, Батыйны, Аксак Тимерне,— гомумән, Алтын Урда ханнарын һәм батырларын мактаган дастаннар күп иҗат ителә. Татар халык иҗаты жанры булган дастан кеше­ләргә үткән заман турында сөйләп тора. Татарларның гүзәл тарихын исләренә төшерә. Күңелләрендә милли горурлык тәрбияли. Ата-бабалар батырлыгы белән горурлану кешеләргә ныклык, сабырлык, күңел тынычлыгы бирә.

Тормыш яманлыгыннан эшләп тә котылырга мөмкин. Рухи азыктан тыш, кешеләргә ашарга икмәк, кияргә кием дә кирәк. Илне эш кешесе генә яшәтә ала. Шуның өчен әдәбият­ка эш яратучы, гаилә тотучы гади кеше килеп керә.



[1] Намнары — исемнәре, шөһрәтләре.

[2] Сауләтләре — батырлыклары.


Артка | Эчтәлек | Алга

КАЗАН «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ, 2004



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^