Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: Алгебра 9 (cyr_) [105.html]
Алгебра 9
Макарычев Ю.Н.
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

16. АРИФМЕТИК ПРОГРЕССИЯНЕҢ БИЛГЕЛӘМӘСЕ. АРИФМЕТИК ПРОГРЕССИЯНЕҢ п НЧЫ  БУЫН ФОРМУЛАСЫ

4 кә бүлгәндә калдыкта 1 кала торган натураль саннар эзлеклелеген карыйк:

Аның һәр буыны, икенчесеннән башлап, моннан алдагы буынга 4 санын кушудан килеп чыга. Бу эзлеклелек арифметик прогрессиягә мисал була.

Билгеләмә. Икенчесеннән башлап һәр буыны алдагы буынга бер үк санны кушудан табылган эзлеклелек арифметик прогрессия дип атала.

Башкача әйткәндә, әгәр теләсә нинди натураль п өчен  шарты үтәлсә (биредә d—ниндидер сан), эзлеклелеге арифметик прогрессия була.

Арифметик прогрессиянең билгеләмәсеннән, икенче буыннан башлап,теләсә кайсы буын белән аннан алда килгән буын арасындагы аерманың d га тигез икәнлеге килеп чыга, ягъни теләсә нинди натураль п өчен

тигезлеге дөрес, d санын арифметик прогрессиянең аермасы дип атыйлар.

Арифметик прогрессияне бирү өчен аның беренче буыны белән аерманы күрсәтү җитә.

Мисаллар китерик.

Әгәр  һәм  булса, буыннары эзлекле натураль саннар булган арифметик прогрессия килеп чыга:

Әгәр  һәм  булса, уңай так саннар эзлеклелеге булган арифметик прогрессия килеп чыга:

Әгәр  һәм  булса, бирелгән

арифметик прогрессиясе тискәре җөп саннарның эзлеклелеге була.

Әгәр  һәм  булса, барлык буыннары да үзара тигез булган

арифметик прогрессиясен табабыз.

Арифметик прогрессиянең беренче буынын һәм аермасын белгәндә, эзлекле рәвештә икенче, өченче, дүртенче буыннарны исәпләп, аның теләсә кайсы буынын табарга була. Ләкин прогрессиянең зур номерлы буынын табу өчен мондый ысул җайлы түгел. Зур исәпләү эшләре таләп итмәгән ысулны эзләп карыйк.

Арифметик прогрессиянең билгеләмәсе буенча


Артка | Эчтәлек | Алга

КАЗАН «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ, 2004



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^