Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: Алгебра 9 (cyr_) [50.html]
Алгебра 9
Макарычев Ю.Н.
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

7. КВАДРАТИК ФУНКЦИЯНЕҢ ГРАФИГЫН ТӨЗҮ

 квадратик функциясен карыйк,  өчбуыныннан икебуын квадратын аерып алыйк:

Моннан .

Без  рәвешендәге формула таптык, монда

Димәк,  функциясе графигы парабола икән, аны  функциясе графигыннан — х лар күчәре буйлап һәм у күчәре буйлап ике параллель күчерү ярдәмендә табып була. Моннан,  функциясенең графигы парабола, (т, п) ноктасы аның түбәсе, монда  икәнлеге килеп чыга. у күчәренә параллель х = т турысы параболаның симметрия күчәре булып хезмәт итә. а>0 булганда, параболаның япьләре — өскә, а<0 булганда аска юнәлгән.

Квадратик функциянең графигын төзү өчен:

1) парабола түбәсенең координаталарын табарга һәм аны координаталар яссылыгында билгеләләргә;

2) параболаның тагын берничә ноктасын төзергә;

3) табылган нокталарны салмак сызык белән тоташтырырга кирәк.

Түбәнең абсциссасы т ны  формуласы буенча табу yңай икәнен билгеләп үтик, ә п ординатасын абсциссаның табылган  кыйммәте  формуласына куеп, исәпләргә мөмкин, чөнки х= т булганда, табабыз:


Артка | Эчтәлек | Алга

КАЗАН «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ, 2004



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^