Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: Алгебра 9 (cyr_) [68.html]
Алгебра 9
Макарычев Ю.Н.
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

I БҮЛЕККӘ ӨСТӘМӘ КҮНЕГҮЛӘР

1 нче параграфка

144. Функциянең билгеләнү өлкәсен табыгыз:

145.ABCD турыпочмаклыгының буе 10 см, ә иңе 7 см (39нчы рәсем). MN кисемтәсе AD кисемтәсеннән ВС кисемтәсенә параллель күчә. Штрихланган өлешнең мәйданы у (квадрат сантиметрларда) D ноктасыннан N ноктасына кадәр х ераклыгының, (сантиметрларда) функциясе булып тора. у = f(x) функциясен формула белән бирегез. Бу функциянең билгеләнү өлкәсен һәм кыйммәтләре күплеген табыгыз.

 146. Тигезьянлы ABC өчпочмагында АС нигезе 6 см, ә ян ягы 5 см. Нигезгә параллель, хәрәкәт итүче кисемтәнең очлары ян як­ларында яталар. Аның озынлыгы у см, ә түбәдән ераклыгы х см. у ны х ның функциясе рәвешендә формула белән күрсә­тегез. Функциянең билгеләнү өлкәсен һәм кыйммәтләре күпле­ген табыгыз.

147. функциясе өчен f(—10); f(—8); f( — 5); f(10); f(6) ны табыгыз.

148. Әгәр a) f(x) = 5x — 2; б)  в)

булса, аргументның нинди кыйммәтләре өчен бирелгән y = f(x) функциясенең кыйммәте 10 га тигез?

149. Функция  формуласы белән бирелгән. Аның графигы х күчәрен кисәме? у күчәрен кисәме? Бу функциянең графигы нинди координата чирекләрендә урнашыр?


Артка | Эчтәлек | Алга

КАЗАН «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ, 2004



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^