Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: Алгебра 9 (cyr_) [8.html]
Алгебра 9
Макарычев Ю.Н.
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

§ 1. ФУНКЦИЯЛӘР ҺӘМ АЛАРНЫҢ ҮЗЛЕКЛӘРЕ

1. ФУНКЦИЯ. ФУНКЦИЯНЕҢ БИЛГЕЛӘНҮ ӨЛКӘСЕ ҺӘМ КЫЙММӘТЛӘРЕ ӨЛКӘСЕ

Функция — иң мөһим математик төшенчәләрнең берсе, х үзгәрешлесенең һәр кыйммәтенә у үзгәрешлесенең бердәнбер кыйм­мәте тиңдәш булган х үзгәрешлесеннән у үзгәрешлесенең бәйлелеген функция дип атыйлар.

х үзгәрешлесен бәйсез үзгәрешле яки аргумент дип атый­лар, у үзгәрешлесен бәйле үзгәрешле дип атыйлар. Шулай ук у үзгәрешлесен х үзгәрешлесеннән функция була дип тә әйтәләр. Бәйле үзгәрешленең кыйммәтләрен функциянең кыйммәтләре дип атыйлар.

Әгәр х үзгәрешлесеннән у үзгәрешлесенең бәйлелеге функ­ция булса, аны кыскача болай язалар: у = f(х). (Болай укый­лар: у х тан f ка тигез.) f(x) символы белән х ка тигез булган аргументның кыйммәтенә тиңдәш функциянең кыйммәтен тамгалыйлар.

Мәсәлән, функция  формуласы белән бирелгән ди.

Ул вакытта  дип язарга була. Функциянең х ның кыйммәтләре 1 гә, 2,5 кә, -3 кә тигез булгандагы кыйммәтләрен, ягънине табабыз:

 рәвешендәге язмада f урынына g, һ.б.ш. хәрефләрнен дә кулланылуын искәртеп китик.

Бәйсез үзгәрешленең барлык кыйммәтләре функциянең билгеләнү өлкәсен тәшкил итәләр. Бәйле үзгәрешле алган барлык кыйммәтләр функциянең кыйммәтләре өлкәсен төзиләр.

Әгәр функция формула белән бирелсә һәм аның билгеләнү өлкәсе күрсәтелмәсә, функциянең билгеләнү өлкәсе формуланың мәгънәсе булган аргументның барлык кыйммәтләреннән тора дип исәплиләр. Мәсәлән, барлык саннар күплеге  функциясенең билгеләнү өлкәсе була.


Артка | Эчтәлек | Алга

КАЗАН «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ, 2004



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^