Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: Алгебра 9 (cyr_) [86.html]
Алгебра 9
Макарычев Ю.Н.
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

§ 6. ИКЕ ҮЗГӘРЕШЛЕЛЕ ТИГЕЗЛӘМӘЛӘР СИСТЕМАЛАРЫ

12. ТИГЕЗЛӘМӘЛӘР СИСТЕМАЛАРЫН ЧИШҮНЕҢ ГРАФИК ЫСУЛЫ

 тигезләмәләренең һәркайсы ике үзгәрешлеле тигезләмә. Сез белгәнчә, ике үзгәрешлеле тигезләмәнең графигы дип, координаталары тигезләмәне дөрес тигезлеккә әйләндерүче координата яссылыгының нокталары күплеге атала. Ике үзгәрешлеле тигезләмә­ләрнең графиклары гаять күптөрле. Мәсәлән,  тигезләмәсенең графигы туры сызык,  тигезләмәсенеке — парабола,  тигезләмәсенеке — әйләнә,  тигезләмәсенеке, димәк, аңа тигезкөчле  тигезләмәсенеке — гипербола була. 45 нче рәсемдә кайбер башка тигезләмәләрнең графиклары төзелгән.

Ике үзгәрешлеле бөтен тигезләмәнең дәрәҗәсе бер үзгәрешлеле бөтен тигезләмәнең дәрәҗәсе кебек үк билгеләнә. Әгәр ике үзгәрешлеле тигезләмәнең сул кисәге стандарт рәвештәге күпбуын, ә уң кисәге 0 саны булса, ул чакта тигезләмәнең дәрәҗәсен күпбуын дәрәҗәсенә тигез дип исәплиләр. Ике үзгәрешлеле тигезләмәнең дәрәҗәсен ачыклау өчен, аның сул кисәген стандарт рәвештәге күпбуын, ә уң кисәген 0 булган тигезкөчле тигезләмә белән алыштыралар. Мәсәлән,  = тигезләмәсе  тигезләмәсенә тигезкөчле, димәк, дүртенче дәрәҗә тигезләмә була.

Элек без ике үзгәрешлеле беренче дәрәҗә тигезләмәләр системасын карадык. Хәзер без икенче дәрәҗә ике тигезләмәдән төзелгән яки бер беренче дәрәҗә тигезләмәдән һәм бер икенче дәрәҗә тигезләмәдән төзелгән системалар чишелеше белән шөгыльләнербез.

Мондый системалар чишүнең график ысулыннан башлыйк.

 

системасын чишәргә кирәк булсын.

Бер үк координаталар системасында


Артка | Эчтәлек | Алга

КАЗАН «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ, 2004



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^