Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: Алгебра 9 (cyr_) [9.html]
Алгебра 9
Макарычев Ю.Н.
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

функциясенең билгеләнү өлкәсе булып —3 тән башка барлык саннар күплеге хезмәт итә.

Реаль процессны аңлатучы функциянең билгеләнү өлкәсе аның конкрет узу шартларына бәйле. Мәсәлән, тимер таяк озынлыгы  ның җылыту температурасы  дан бәйлелеге  формуласы белән белдерелә, монда — таякның баштагы озынлыгы, ә α — сызыкча киңәю коэффициенты. Күрсәтелгән формуланың t ның теләсә нинди кыйммәте өчен дә мәгънәсе бар. Әмма  функциясенең билгеләнү өлкәсе булып берничә дистә градуслы аралык тора, әлеге аралык өчен сызыкча киңәю законы дөрес.

Абсциссалары аргументның кыйммәтләренә, ә, ординаталары функциянең тиңдәш, кыйммәтләренә тигез булган координаталар яссылыгының барлык нокталары күплеген функциянең графигы дип аталуын искә төшереп үтик.

1 нче рәсемдә билгеләнү өлкәсе  аралыгы булган функциясенең графигы сурәтләнгән. График ярдәмендә, мәсәлән, f(-3)=-2, f(0)=2,5, f(2)=4, f(5)=2 гә икәнен табарга була. Функциянең иң кечкенә кыйммәте — -2 гә, ә иң зуры 4 кә тигез; бу вакытта -2 дән 4 кә кадәрге теләсә нинди сан бирелгән функциянең кыйммәте була. Шулай итеп, [ - 2; 4] аралыгы  функциясенең кыйммәтләре өлкәсе булып  хезмәт итә.

Без функцияләрнең кайбер мөһим төрләрен: сызыкча функцияне, ягъни формуласы белән бирелә торган функцияне, монда k һәм b — ниндидер саннар; туры пропорциональлекне — сызыкча, функциянең аерым очрагы, ул  формуласы  белән  бирелә, монда ; кире пропорциональлекне — , монда , функциясен өйрәндек.

 функциясенең графигы булып туры хезмәт итә (2 нче рәсем). Барлык саннар күплеге аның билгеләнү өлкәсе була.  булганда әлеге


Артка | Эчтәлек | Алга

КАЗАН «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ, 2004



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^